«Блокадалы Ленинград елъязмасы»: батырлык дәресе (12+)
3 февральдә 16 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре «Блокада турында укыйбыз» II Бөтенроссия акциясендә катнашты. Әлеге акция кысаларында өлкән сыйныф укучылары өчен «Блокадалы Ленинград елъязмасы» дигән батырлык дәресе үтте. Дәрес вакытында балалар оборона чикләре төзелеше, халык гаскәрләре, артиллерия атышлары һәм бомбага тотулары, азык-төлек карточкалары, блокаданы өзәргә омтылулар, Тормыш юлы турында мәгълүмат алды. Китапханәче сөйләгәннәрдән укучылар буржуйканың нәрсә аңлатуын, метрономның нигә тавыш бирергә тиешлеге, блокада икмәгенең нәрсәдән торуын, һәм шулай ук камалыштагы шәһәрдә китапханәләр, театрлар, радиолар, мәктәпләр, заводлар эшләве турында белде. Укучылар игътибарына блокадалы Ленинград турында сугыш хроникасы кадрлары, «Ленинград блокадасы музасы»на әверелгән Ольга Берггольцның радиодагы чыгышы тәкъдим ителде. |